Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Балтач районында нормалар иҗат итү һәм муниципаль хезмәтне үстерү эшчәнлеген өйрәнделәр

2025 елның 11 июле, җомга

Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында күчмә чара уздырдылар.

Чара барышында районның җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль регистрны алып бару өчен җирлекләрдән кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өйрәнелде, шулай ук аларга “Кодекс” автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану мәсьәләләре буенча консультация бирелде.

2024 елда һәм бу елның 6 аенда Министрлыкка Балтач районының 888 норматив хокукый акт, шулай ук аларга өстәмә 238 белешмә кергән.

Районның юридик хезмәте хезмәткәрләренә "Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү" дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.

Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышынды, дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында тәкъдимнәр әйтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International