Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү турында

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында 2013 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре эш визиты белән Чирмешән муниципаль районына бардылар.
Әлеге чара барышында Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары М.Т. Батыршина, Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы А.А. Шакиров, районның административ комиссиясе җаваплы секретаре З.Ш. Әхмәтҗанова белән очрашу уздырылды.
“Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 30.12.2005 г. № 144-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы нигезендә районның административ комиссиясе эшчәнлеге тикшерелде. Шулай ук муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру өйрәнелде.
Тикшерү йомгаклары буенча тиешле вазыйфаи затларга ачылган җитешсезлекләрне бетерү буенча рекомендацияләр бирелде, шулай ук административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча вәкаләтле вазыйфаи затлар эшен активлаштыруга игътибар итәргә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International