2013 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы уздырылды.
Эксперт советы әгъзалары 8 закон проекты карады, шуларның 2се хупланды:
“Татарстан Республикасы Җир кодексының 21 һәм 34 статьяларына үзгәрешләр кертү турында”, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән;
“2011-2015 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү программасын раслау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (Татарстан Республикасы Икътисад минстрлыгы тарафыннан әзерләнгән).
Биш закон проекты эшләп бетерү өчен җибәрелде:
“Татарстан Республикасында торак төзелеше үсешенә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы Законының 14 статьясының үз көчен югалтуын тану хакында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан әзерләнгән;
“Татарстан Республикасы территориясендә гомуми файдаланудагы автомобиль һәм шәһәр җир өсте транспортында пассажирлар йөртүне оештыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (Татарстан Республикасы Юллар хуҗалыгы һәм транспорт министлыгы тарафыннан әзерләнгән);
“Татарстан Республикасы мәгълүмат системалары һәм Татарстан Республикасын мәгълүматлаштыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан әзерләнгән);
Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында (Татарстан Республикасы закон актларын “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законга һәм “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законына туры китерү өлешендә), Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән (закон проекты кабат каралды);
“Наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (кабат карау), Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 3.5 һәм 15.27 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты буенча фикер алышканнан соң, закон проектын федераль башкарма хакимияте органнары белән килештерү өчен җибәрү турында карар кабул ителде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте