2013 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы уздырылды, аны Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова алып барды.
Эксперт советы әгъзалары 9 закон проекты карадылар, шуларның 5се хупланды:
1. “Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү һәм “Арендалана торган мөлкәтне сатып алуга өстенлекле хокукны гамәлгә ашырганда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тарафыннан сатып алына торган арендалана торган урыннар мәйданының иң чик күләмнәрен һәм сатып алына торган мөлкәт өчен түләүне кичектереп тору срокларын билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законының үз көчен югалтуын тану хакында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы);
2. “Татарстан Республикасы Алабуга суд районы буенча җәмәгать судьялары суд участоклары чикләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы);
3. “Татарстан Республикасы Казан шәһәре суд районнары буенча җәмәгать судьялары суд участоклары чикләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы);
4. “Татарстан Республикасы мәгълүмат системалары һәм Татарстан Республикасын мәгълүматлаштыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемә министрлыгы);
5. Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында (Татарстан Республикасы закон актларын “Россия Федерациясендә Мәгариф турында” Федераль законга һәм “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законына туры китерү өлешендә (кабат) (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы)- хупланды.
Түбәндәге 2 закон проекты эшләп бетерү өчен җибәрелде : “Татарстан Республикасында торак төзелеше үсешенә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы Законының 14 статьясының үз көчен югалтуын тану хакында (кабат) (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы);
“Наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (кабат) (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы).
“Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын карау (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) калдырып торылды.
“Татарстан Республикасы Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проектын (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) Эксперт советы әгъзалары белән өстәмә рәвештә килештерү өчен җибәрергә дигән карар кабул ителде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте