2013 елның 25 сентябрендә “Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында” Федераль законны гамәлгә ашыру буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында 2013 елның 20 ноябрендә Россия Федерациясе субъектларында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уздыру турында карар кабул ителде.
Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уздыру өчен 20 ноябрь очраклы рәвештә генә сайланмады. Бу көнне бөтен дөньяда Бөтендөнья балалар көне уздырыла, ул ел саен БМОның Генераль Ассамблеясе рекомендациясе буенча үткәрелә.
Әлеге чараны уздыруны оештыру Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына йөкләнгән иде.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы инициативасы буенча тиешле муниципаль берәмлекләргә беркетелгән республика министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук Татарстан Республикасы нотариуслары, Татарстан Республикасы адвокатлары, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе каршындагы Яшь юристлар советы вәкилләре катнашты. Шулай ук барлык районнар прокуратуралары хезмәткәрләре эшләде. Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы идарәсе хезмәткәрләре дә бу чарада актив катнашты.
Татарстан Республикасында әлеге бөтенроссия чарасын уздыруда 50дән артык министрлык һәм ведомство катнашты, 3000дән артык укучыга 100ләп лекция укылды.
Бу көнне Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында җирле үзидарә органнарының турыдан-туры катнашуы белән балаларга, ата-аналарга һәм аларны алмаштыручы затларга хокукый консультацияләр бирү буенча урта мәктәпләрдә, балалар йортларында, балаларның пенитенциар учреждениеләрендә түбәндәге темалар буенча чаралар, шулай ук лекцияләр, семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр уздырылды: балаларның хокукларын яклау буенча халыкара документлар, ата-аналар хокуклары һәм бурычлары, республикада хезмәт базарындагы хәл турында мәгълүмат, профориентация, армиядә хезмәт итү, түләүсез белем алуга хокук, балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне һәм хокук бозуларны профилактикалау, укучыларда хокукый аң тәрбияләү, укучыларга балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгын аңлатып бирү, мөстәкыйль рәвештә җаваплы карар кабул итү күнекмәләрен формалаштыру, опеканың һәм балалар белән ата-аналар мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары.
Әлеге чарага җәлеп ителгән Татарстан Республикасы нотариуслары, шулай ук Татарстан Республикасы адвокатлары җинаять башкару инспекцияләрендә исәптә торучы затларны һәм урта мәктәпләрдә гражданнарны кабул иттеләр.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Удачина Г.Л. Лаеш балалар йортында булды, анда ул балаларны борчый торган мәсьәләләр буенча әңгәмә уздырды.
Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Балтач шәһәр җирлегендә һәм Чепья авыл җирлегендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча халыкны кабул итте.
Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе каршындагы Яшь юристлар советы вәкилләре республиканың Зеленодольск, Саба, Питрәч муниципаль районнарында мәктәп укучылары өчен лекцияләр уздырдылар.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте