2013 елның 28 ноябрендә “2012 - 2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасын раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.08.2011 № 687 карарының коррупциягә каршы экспертиза уздыру өчен җаваплы затларның квалификациясен арттыру турындагы 2.3 пунктын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы видеоконференция режимында уку семинары оештырды һәм уздырды.
Әлеге чарада катнашу өчен Министрлык муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларын, башлыкларның коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчеләрен һәм муниципаль хезмәткәрләрне чакырды.
Муниципаль берәмлекләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып, семинар программасы әзерләнде.
Чара юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтовның сәламләү сүзе белән башланып китте. Аннары муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләсенә тукталды.
Әлеге тема буенча тыңлаучылар алдында төрле ведомстволар һәм структуралар вәкилләре чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре бүлегенең баш киңәшчесе С.Ф. Рәхимов үз чыгышында, аерым алганда, аерым вазыйфаи затлар эшчәнлегендә мөмкин булган коррупциягә күренешләре турында сөйләде, шулай ук хокук саклау органнарыннан һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән мөнәсәбәт белдерү актларына анализ ясарга тәкъдим итте. Моннан тыш, коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру эшендәге җитешсезлекләр турында сөйләгәндә С.Ф. Рәхимов туры эфирда Питрәч һәм Апас муниципаль районнары вәкилләренә мөрәҗәгать итте һәм муниципаль берәмлек сайтында коррупциягә каршы комиссияләр утырышлары нәтиҗәләрен урнаштыру эшен активлаштырырга һәм коррупциягә каршы җаваплы затлар тарафыннан уздырыла торган эшчәнлекне районнарның массакүләм мәгълүмат чараларында чагылдырырга тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар үтәлешенә күзәтчелек бүлеге прокуроры М.М. Шәехов Прокуратура органнары тарафыннан коррупциягә каршы экспертиза уздыру турында сөйләде.
Россия Федерациясе юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсенең Россия Федерациясе законнары, федераль регистрны алып бару һәм муниципаль берәмлекләр уставларын теркәү бүлеге башлыгы М.А. Пашкова муниципаль норматив хокукый актларда ачыла торган типик коррупциоген факторлар; республика муниципаль берәмлекләре уставларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру практикасы турындагы мәгълүматны җиткерде.
Аннары, норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертизаны аеруча актив уздыручы һәм коррупцион факторларны ачучы җаваплы затлар уңай тәҗрибә белән уртаклашты, болар Кукмара һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары вәкилләре.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте