Федераль законнардан чыга торган аерым нигезләмәләрне норматив хокукый җайга салу дәрәҗәсенә анализ күрсәткәнчә,Татарстан Республикасында Татарстан Президентының һәм Министрлар Кабинетының һәм республиканың башка органнарының актлары дәрәҗәсендә законнар белән җайга салуга өстенлек бирелә. Шуның белән бергә федераль законнарның кайберләрендә әлеге нигезләмәләрне региональ законнар белән дә җайга салу карала. Россия Федерациясенең күп кенә субъектларында мондый җайга салу тиешле законнар белән гамәлгә ашырыла. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасында да норматив хокукый җайга салу дәрәҗәсен арттыруның максатка ярашлылыгы килеп чыга.
Татарстан Республикасы Премьер-министроы И.Ш.Халиков Татарстан Республикасының кайбер законнары проектларын әзерләргә кушкан иде.
Бу йөкләмәне гамәлгә ашыру өчен 3 декабрь көнне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры Л.Ю. Глухова рәислегендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының юридик хезмәтләре вәкилләре катнашында киңәшмә уздырылды. Фикер алышу барышында министрлыкларның тәкъдимнәре тыңланылды, карала торган өлкәләрдә хокукый мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу дәрәҗәсен арттыру проблематикасына, шулай ук хокук куллану мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Башкарма хакимияте органнарының бергәләп эшләве нәтиҗәләре буенча 2014 елга закон проекты эшенең якынча планына үзгәрешләр кертү планлаштырыла, ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 2013 елның 21 ноябряендә нигез итеп кабул ителгән иде.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте