Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Илдар Габделхак улы Тархановны олы бүләге белән котлый

2013 елның 6 декабре, җомга

3 декабрдә Мәскәүдә 2013 елның “Ел юристы” Югары юридик премияне тапшыру тантанасы уздырылды.
Тантананы Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе
С.Е.Нарышкин ачты һәм җыелганнарны Юрист көне белән котлады.
“Ел юристы” премиясе “Ел юристы” Югары юридик премиясе турында” Россия Федерациясе Президентының 2009 елның 8 декабрендәге 1129 номерлы Указы белән гамәлгә куелган һәм югары профессиональ юристларның хокукый дәүләт формалаштырудагы, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытудагы, грнарның хокукларын һәм ирекләрен яклаудагы, шулай ук юридик фәнне үстерүдәге һәм хокукый белем бирүдәге казанышларын тану булып тора. Указ нигезендә “Ел юристы” премиясен бирү, шулай ук бүләкне тапшыру тантанасын оештыру һәм уздыру “Россия юристлары ассоциясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан ел саен Юрист көнендә гамәлгә ашырыла.
Быел премия биш номинация буенча тапшырылды: “Хокукый белем бирү”, “Юридик белем бирү һәм тәрбияләү”, “Кануниятне үстерү” “Юридик фәнгә өлеш керткән өчен”, “Хокук яклау эшчәнлеге”. “Хокукый белем бирү” номинациясендәге премия Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультет деканы, Россия юристлары ассоциясе әгъзасы Илдар Габделхак улы Тархановка бирелде.
Илдар Габделхак улы Тархановны югары бүләге белән котлыйбыз, аңа киләчәк иҗат һәм һөнәри уңышлар телибез!

Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Советы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International