Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышында

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе

2013 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы уздырылды, аны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барды.
Эксперт советы әгъзалары 6 закон проекты карадылар, шуларның 4се хупланды:
1. “Торак төзелешен үстерүгә ярдәм турында” Федераль законның 166 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы);
2. “Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы Законының 14 статьясының үз көчен югалтуын тану хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчеләре – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы) (кабат);
3. “Татарстан Республикасы Экологик кодексының 135.7 статьясына үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе );
4. “Кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы законнарын һәм башка норматив хокукый актларын бастырып чыгару һәм аларның үз көченә керүе тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы).
Ике закон проекты эшләп бетерергә җибәрелде: “Татарстан Республикасының һәлакәттән коткару хезмәтләре һәм һәлакәттән коткару формированиеләре турында” Татарстан Республикасы Законының 11 һәм 16 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы);
“Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы).
Хупланылган закон проектлары билгеләнгән тәртиптә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетыты каравына кертеләчәк.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International