19 декабрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында суд органнарында республика мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы министрлыкларының һәм ведомстволарының юридик хезмәтләре вәкилләре катнашында семинар уздырылды.
Семинарда хәл ителеше билгеле бер кыенлыклар тудыра торган актуаль темалар буенча мәсьәләләр каралды.
Семинар эшендә түбәндәгеләрнең вәкилләре катнашты һәм шундагыларны кызыксындыручы темалар буенча чыгыш ясады:
Казан (Идел буе) федераль университеты: М.Р.Заһидуллин – экологик, хезмәт хокукы һәм граждан процессы кафедрасы доценты – “Законнардагы үзгәрешләр һәм аларны практикада гамәлгә ашыру турында” темасы буенча;
Татарстан Республикасы Югары суды: М.М. Сальникова – суд составы рәисе вазыйфаларын башкаручы – “Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен яклау буенча гомуми юрисдикциядәге судларда эшләрне карау практикасы турында” темасы буенча;
Татарстан Республикасы Арбитраж суды: Р.Р. Шкаликов – суд практикасын анализлау һәм гомумиләштерү бүлеге башлыгы – “Республика мәнфәгатьләрен яклау буенча эшләрне караганда Татарстан Республикасы Арбитраж суды суд практикасының төп аспектлары турында” темасы буенча;
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы: Р.Р. Мирзакриев – Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары – “Татарстан Республикасы судларында җирләрнең дәүләт кадастр бәяләвенә бәйле суд эшләрен карау үзенчәлекләре турында” темасы буенча.
Семинар азагында катнашучылар, законнарга кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, суд органнарында республика мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча киләчәктә дә мондый чаралар уздыру кирәклеге турында теләк белдерделәр.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте