2014 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнарына республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары административ комиссияләренең эшчәнлеген оештыру һәм административ хокук бозулар турындагы беркетмәләрне төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен алар тарафыннан гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырылды.
2013 ел йомгаклары буенча административ хокук бозулар турындагы беркетмәләрне төзергә вәкаләтле җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларының һәм республикада административ комиссияләрнең эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы нотык белән җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Г.И.Касыймова чыгыш ясады. Нотыкта административ хокук бозулар турындагы беркетмәләрне төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар эшчәнлеге тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган муниципаль берәмлекләргә аеруча игътибар бирелде.
Киңәшмә барышында министр урынбасары М.М.Ибәтов аерым муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен нәтиҗәле гамәлгә ашырмау сәбәпләре турында сөйләште, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары административ комиссияләре тарафыннан салынган административ штрафларны эзләтеп алу эшенең торышы турындагы мәсьәләне кузгатты, әлеге проблеманы хәл итү юлларын билгеләде.