Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

2014 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы уздырылды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова ике закон проекты тәкъдим итте:
1.«Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында». Статистик күрсәткечләрне анализлау күрсәткәнчә, Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.2, 4.3 һәм 4.4 статьяларында каралган административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча җәзалар саны арта бара.
Бәян ителгәннәрдән чыгып, закон проекты белән Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.2, 4.3 һәм 4.4 статьяларында каралган административ хокук бозулар буенча административ штрафлар күләмнәрен арттыру тәкъдим ителә, бу хокук бозучыларга йогынты ясау чараларын көчәйтергә, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә урамнарда сәүдә итүне тәртипкә салырга, төзекләндерүне, санатор-эпидемиологик иминлекне тәэмин итәргә, шулай ук Татарстан Республикасы милкендәге һәм муниципаль милектәге торак булмаган фонд объектларын нәтиҗәлерәк якларга ярдәм итәчәк.
Әлеге закон проекты Комитет утырышында тулаем хупланды һәм беренче укылышка кертүгә тәкъдим ителде.
2. «Кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы законнарын һәм башка норматив хокукый актларын бастырып чыгару һәм аларның үз көченә керүе тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында. Закон проекты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты норматив хокукый актларын рәсми бастырып чыгару чыганаклары исемлеген киңәйтү тәкъдим ителә, аңа Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый мәгълүмат буенча рәсми сайты өстәлә.
Әлеге закон проектын Комитетның барлык әгъзалары да хуплады һәм ул беренче укылышка кертүгә тәкъдим ителде.
«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру хакында контроль мәсьәлә каралды.
Әлеге мәсьәлә буенча министрлыкның гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшчәнлеге тулысынча яктыртылды, монда түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләт системасы да һәм дәүләтнеке булмаган системасы да, шулай ук җәмәгать оешмалары тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дә кертелгән иде.
Контроль мәсьәләләрне карау нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына Комитет дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәкләре кысаларында, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасына татар телендә консультацияләр бирү, шулай ук мигрантларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мөмкинлеген дә карап, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшчәнлеген камилләштерү юлларын карарга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International