Түбән Кама муниципаль районы җирле үзидарә органнарына консультацион -методик ярдәм күрсәтү

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

2014 елның 12 мартында Түбән Кама муниципаль районының Ширәмәт авылында консультацион-методик ярдәм күрсәтү максатларында авыл җирлекләре җитәкчеләре һәм секретарьлары белән очрашу уздырылды.

Эшче киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокук идарәсе һәм Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә хуҗалык саен электрон кенәгәләр алып бару, генераль планнарны һәм җирдән файдалану кагыйдәләрен әзерләгән өчен түләү, авыл җирлекләрен кору, авыл җирлекләре торак пунктлары территорияләрен санитар чистарту схемаларын әзерләү, янгын сүндерү машиналарына су алу өчен җайлы пирслар һәм килү юлларын төзү зарурлыгы, фатирлар өчен түләү буенча бурычлар, гражданнарның үзлегеннән салым салуы, авыл җирлекләренә яшьләр сәясәте һәм спорт өчен акчалар бүлмәү мәсьәләләре кузгатылды.

Куелган мәсьәләләрне актив тикшерү барышында хокукның тиешле тармаклары буенча законнар аңлатып бирелде.

         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International