2014 елның 20 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышында катнашты һәм ике закон проекты тәкъдим итте.
1. “Кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы законнарын һәм башка норматив хокукый актларын бастырып чыгару һәм аларның үз көченә керү тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында”
Закон проекты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты норматив хокукый актларын рәсми бастырып чыгару чыганаклары исемлеген киңәйтү, ягъни шушы исемлеккә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының ММЧ сыйфатында теркәлгән хокукый мәгълүмат рәсми сайтын (PRAVO.TATARSTAN.RU) өстәү карала.
Юстиция министры Л.Ю. Глухова аңлатканча, закон чыгару барышын актив үстерү нәтиҗәсендә оператив рәвештә гамәлгә кертелергә тиешле һәм башкарма хакимияте органнары тарафыннан кабул ителә торган норматив хокукый актлар саны арта бара. Шуның өстенә дәүләт органнары тарафыннан кабул ителә торган норматив хокукый актлар күләме басмаларның техник мөмкинлекләреннән артып китә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты норматив хокукый актларын электрон рәвештә рәсми бастырып чыгару хокукый җайга салуның оперативлыгын арттырырга һәм дәүләт органнарының, җирле үзидарә органнарының, оешмаларның һәм гражданнарның норматив хокукый актлар белән танышуын тизләтергә ярдәм итә.
Закон проекты депутатлар тарафыннан тулаем кабул ителде.
2. «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында».
Закон проекты белән урамнарда сәүдә итүне оештыру тәртибен бозган өчен, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт милкендәге, муниципаль милектәге торак булмаган фонд объектларыннан файдалану тәртибен бозган өчен штраф санкцияләре күләмен арттыру карала.
Л.Ю.Глухова Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетыннан алынган статистик күрсәткечләрне китерде. Аның буенча административ хокук бозулар өчен административ җәзалар саны 2011 елда 1 691 булган, штраф 3 172 900 сум күләмендә салынган, 2012 елда – 2 113, штраф 3 812 100 сум күләмендә салынган, 2013 елда – 3 492, штраф 3 291 200 сум күләмендә салынган.
Статистик мәгълүматларга анализ күрсәткәнчә, 2013 елда 2012 ел белән чагыштырганда ТРның кайбер муниципаль районнарында шулай ук Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.2, 4.3 һәм 4.4 статьяларында каралган административ хокук бозулар үсеше күзәтелә.
Закон проекты белән хокук бозучыларга йогынты гамәлләрен көчәйтергә, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә урамнарда сәүдә итүне тәртипкә салырга, территорияләрнең төзеклеген, санитар- эпидемиологик иминлеген, шулай ук Татарстан Республикасы милкендәге һәм муниципаль милектәге торак булмаган урыннарны нәтиҗәлерәк яклауны тәэмин итәргә этәрү карала.
Закон проекты буенча фикер алышу барышында Ф.Х.Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, штраф санкцияләрен бертуктаусыз арттыру кайвакыт кире реакциягә китерә – аларны түләми башлыйлар. «Штрафлар күләмен арттыру халыкның түли алу дәрәҗәсенә тиң булырга тиеш», – дип кисәтте парламент башлыгы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитетына, муниципалитетлар белән бергә, штраф санкцияләрен арттыру нәтиҗәлелеге буенча анализ уздырырга кушты.
Закон проекты беренче укылышта кабул ителде, төзәтмәләр кертү өчен регламент сроклар билгеләнде.