Татарстанда Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне йомгаклары

2014 елның 25 марты, сишәмбе

2014 елның 21 мартында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә, республиканың 56 пунктында гражданнарны кабул итте. Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Президенты кабул итү бүлмәсеннән һәм «Бердәм Россия» партиясе Рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсеннән тыш, һәр муниципаль районда «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәләре базасында иҗтимагый кабул итү бүлмәләре, шулай ук Россия юристлары ассоциясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләре эшләде.
Гражданнарны кабул итү 9.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр ачык ишекләр режимында (авыл районнарында - 8.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр) тәнәфессез уздырылды, консультантлар алмашып торды.
Түләүсез юридик ярдәм көнен уздыруда нотариуслар, адвокатлар, Татарстан Республикасы прокуратурасы, Татарстан Республикасы Конституция суды , Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы идарәсе хезмәткәрләре, Россия юристлары ассоциясе әгъзалары катнашты.
Адвокатлар бу көнне – 199 граждан, нотариуслар - 168 граждан, Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәткәрләре 94 граждан кабул итте.
Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова, Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Ф.Х.Заһидуллин, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы идарәсе башлыгы урынбасары М.В.Скирда көн дәвамында Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсендә халыкка консультацион-хокукый ярдәм күрсәтте.
Чаллы шәһәрендә нотариуслар һәм адвокатлар белән беррәттән 25 гражданга муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ф.И.Андреева һәм Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Ф.Латыйпов юридик ярдәм күрсәтте.
Кабул итү көне йомгаклары буенча Татарстанда квалификацияле хокукый ярдәм 557 гражданга күрсәтелде, шулардан 51 пункт Казан шәһәрендә урнашкан иде.
Әлмәт һәм Алабуга иҗтимагый кабул итү бүлмәләренә кеше иң күп килде, аларга 91 граждан мөрәҗәгать итте.
Кабул итү көне статистикасы буенча халыкның иң актив төркеме пенсионерлар булды. Иң күп бирелгән сораулар арасында – мирас, торак, җир, социаль тәэминат һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International