Татарстан Республикасы Арбитраж суды «Татулашу бүлмәсе» ачты

2014 елның 28 марты, җомга

2014 елның 27 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Татарстан Республикасы Арбитраж суды «Татулашу бүлмәсе» ачуда катнашты.
«Татулашу бүлмәсе» эше түбәндәге юнәлешләр буенча алып барылачак: бәхәсләрне татулашып хәл итеп була торган эштә катнашучыларга медиация мәсьәләләре буенча, аның өстенлекләре турында консультацияләр бирү һәм түләүсез нигездә турыдан-туры процедура уздыру.

Чарада Идел буе федераль округы Федераль арбитраж суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Денис Плотников, Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, медиация процедурасын уздыруны тәэмин итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, медиаторлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International