2014 елның 27 мартында муниципаль районнарга баруның расланган графигы нигезендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм министрлык белгечләре җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында Алабуга муниципаль районына бардылар.
Җирле үзидарә органнарының җаваплы хезмәткәрләре белән нормалар иҗат итү эшчәнлегенең торышы һәм районның муниципаль берәмлекләре тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларның сыйфаты, аларны рәсми бастырып чыгару (халыкка игълан итү)гә, законсыз читләштерелгән җир кишәрлекләрен муниципаль милеккә кире кайтаруга бәйле мәсьәләләр һәм җирле әһәмияттәге бүтән актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Шулай ук М.М.Ибәтов Алабуга шәһәрендә гражданнарны шәхсән кабул итте. 8 граждан Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасарына алиментларны эзләтеп алу, җир кишәрлекләре алу, торак алу һәм торак шартларын яхшырту, мирас мөлкәтен бүлешү, шулай ук судка шикаятьләр бирү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре буенча да законнар нигезендә аңлатмалар бирелде.
Моннан тыш, районның административ комиссиясе эшчәнлеген, шулай ук җирле үзидарә органнарының административ хокук бозулар турындагы беркетмәләрне төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлары эшчәнлеген оештыру тикшерелде.
Тикшерү йомгаклары буенча комиссия һәм тиешле вазыйфаи затлар эшләрендәге җитешсезлекләрне бетерү буенча тәкъдимнәр әйтелде.
Җирле үзидарә органнарының муниципаль норматив хокукый актларына һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру эшчәнлеген оештыру өйрәнелде. Алабуга муниципаль районында коррупциягә каршы экспертиза уздыру буенча җаваплы затка әлеге эшне камилләштерү буенча тәкъдимнәр бирелде.