2014 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.10.2013 № 764 карары белән расланган “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасының “2014 елга Татарстан Республикасы Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” 5 нче өстәмә программасы чараларының үтәлешенә карата Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү уздырылды.
Тикшерү барышында район Башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе, Хезмәттәге тәртипкә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе эше мәсьәләләре, коррупциягә каршы экспертиза оештыру, районның рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә урнаштырылган мәгълүматны анализлау мәсьәләләре, шулай ук җирле үзидарә органнарында башка коррупциягә каршы чараларны үтәүнең барышы каралды.
Район Башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесенә, шулай ук районның җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы чаралар уздыру өчен җаваплы затларга коррупциягә каршы эшнең аерым юнәлешләрен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әйтелде.
Хокукый ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион –методик ярдәм бүлеге хезмәткәре районның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы вәкиле белән очрашты, очрашу барышында законнарны бозып рәсмиләштерелгән җир кишәрлекләрен муниципаль милеккә кире кайтару мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Тикшерүгә Әлки районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф.Никошинада йомгак ясалды.
Тикшерү йомгаклары буенча белешмә белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә танышырга мөмкин.