Җирле үзидарә органнарына консультация һәм методик ярдәм күрсәтү турында

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе

Җирле үзидарә органнарына консультация һәм методик ярдәм күрсәтү максатларында министрлык хезмәткәрләре тарафыннан апрельнең беренче яртысында Татарстан Республикасының Югары Ослан, Арча, Лаеш, Алабуга, Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнарында булдылар.
Районнарда башкарма комитетлар җитәкчеләре, җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палаталары вәкилләре, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча башлыклар ярдәмчеләре һәм район прокуратуралар хезмәткәрләре белән очрашулар үткәрелде, алар барышында законсыз рәвештә тартып алынган җирләрне муниципаль милеккә кире кайтару турында проблемалы мәсьәләләр сөйләшенде. Очрашулар барышында министрлык хезмәткәрләре тарафыннан районнарның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палаталарына муниципаль берәмлекләрнең кайтарылган җир кишәрлекләренә милек хокукын теркәү, аларны киләчәктә законнар нигезендә яңадан бүлү, шлу исәптән күп балалы гаиләләргә бирү эшләре туында мәсьәләләргә игътибарлары юнәлдерелде.
“Татарстан Республикасында җыелышлар, митинглар, демонстарцияләр, йөрүләр һәм пикетлар үткәрүдә гражданнарның хокукларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыруны тәэмин итү турында” 25.12.2012 елдагы 91-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча зарур шартлар тудыруга, аерым алганда бу өлкәдә законнарны тормышка ашыру буенча вәкаләтле вазыйфаи зат билгеләүгә игътибар итәргә киңәш ителде.
Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре җир законнарын тормышка ашыру, җир кишәрлекләрен бүлеп биргәндә гражданнарның хокукларын саклау, юридик затларның реклама эшчәнлеге өлкәләренә, шулай ук Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар кодексының 3.5 статьясын куллануга кагылышлы сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International