Законлылык һәм хокукый тәртип буенча ТР Дәүләт Советы Комитеты утырышында

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе

2014 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокукый тәртип буенча комитеты утырышы булды, анда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров “Законлылык һәм хокукый тәртип буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетының “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы экспертиза үткәрү турында” 2011 елның 24 маендагы 59 номерлы һәм “Комитетның “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы экспертиза үткәрү турында” 2011 елның 24 маендагы 59 номерлы карары үтәлеше барышы турында” 2012 елның 22 маендагы 57 номерлы карарларын үтәү барышы турында” доклад белән чыгыш ясады.
Чыгыш барышында түбәндәгеләр яктыртылды:
Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары тарафыннан норматив хокук актларына һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү нәтиҗәләре; коррупциягә каршы экспертизаны нәтиҗәле оештыру буенча гамәли чаралар, 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасын тормышка ашыру йомгаклары.
2014 елда коррупциягә каршы чаралар башкарма хакимият органнарында һәм җирле үзидарә органнарында “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен һәм җинаятьчелеккә каршы торуны тәэмин итү” Дәүләт программасының “2014 елда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру” кечкенә программасы кысаларында үткәреләләр.
Моның белән бәйле күрсәтелгән Программаның гамәлдә булуы агымдагы елда тәмамлана, хәзерге вакытта, элеккеге коррупциягә каршы программаларны тормышка ашыруның уңай тәҗрибәсен исәпкәалып, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан чираттагы 2015-2020 елларга коррупциягә каршы дәүләт программасын әзерләү эшләре бара.


    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International