2014 елның 1 кварталында республиканың административ комиссияләре эшчәнлеге йомгаклары турында

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе

Республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары административ комиссияләрен төзү һәм эшчәнлеген оештыру буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлүен контрольдә тотуны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына йөкләнгән вәкаләтләр кысаларында 2014 елның 1 кварталы өчен хисап мәгълүматларын гомумиләштерү һәм анализлау буенча эш үткәрелде.
Республиканың административ комиссияләре тарафыннан 324 утырыш үткәрелгән, аларда административ хокук бозулар турында 4 781 эш карап тикшерелгән, аларның 75% ы физик затларга карата кузгатылган.
Комиссияләр штраф рәвешендә административ җәза билгеләү турында 4 432 карар чыгарганнар. Республика күләмендә салынган административ штрафлар суммасы 29 524 100 сум тәшкил итә. Алынган штрафларның гомуми суммасы 15 837 742-бу комиссияләр салган штрафларның 54% (2013 елның шул ук периодында алынган штрафлар 51% булган). Административ комиссияләр хокук бозучылар белән үткәргән эш нәтиҗәсендә 83% штраф ирекле тәртиптә түләнгән.
Комиссияләр эшчәнлеген анализлау күрсәтүенчә, республика буенча штрафларның төп өлеше шәһәр округлары администртив комиссияләре тарафыннан салынган.
Администртив комиссияләр эшчәнлегендәге юнәлешләрнең берсе административ хокук бозулар турында законнарны аңлату максатыннан халык белән профилактик эш алып бару тора. Шулай, 1 кварталда комиссияләр 1274 гамәли сара үткәргәннәр, аларның 23е комиссияләрнең күчмә утырышлары, 213е – масскүләм мәгълүмат чаралары белән эш, 1038е – халык белән эш).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International