Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты утырышында

2014 елның 15 апреле, сишәмбе

2014 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты утырышы булды, анда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров хокукый мәьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар өлкәсендә 2013 елдагы эш хисабы белән чыгыш ясады.
Чыгыш барышында Министрлык эшчәнлегенң төп юнәлешләре һәм әлеге эшчәнлек нәтиҗәләре яктыртылды. Билгеләп үтелгәнчә, җирле үзидарә турында законнарны камилләштерү әлеге өлкәдә Министрлык эшчәнлегенң төп юнәлеше булып тора. 2013 елда Татарстан Республикасында җирле үзидарәне оештыру һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча 8 закон проекты, 14 норматив хокукый актлар проектлары эшләнгән, боларга ТР президенты боерыклары һәм карарлары, ТР Министрлар Кабинеты карарлары һәм күрсәтмәләре дә керә. Карап тикшерелә торган өлкәдә багланышларны җайга салучы 45 ТР Юстиция министрлыгы боерыгы эшләнеп, кабул ителгән.
Министрлык эшчәлегендә мөһим юнәлеш булып ТР административ-территориальтөзелешен үзгәрткәндә туган мәсьәләләрне хәл итергә хокукый ярдәм күрсәтү тора. Бу юнәлештә эш барышында Югары Ослан һәм Арча муниципаль районнарының һәм алар составндагы муниципаль берәмлекләрнең статусын һәм территорияләре чикләрен билгеләү турында законнар проектлары эшләнде. Министрлык тарафыннан җирле үзидарә органнарына 7 муниципаль район составына керүче бирлекләрне үзгәртеп төзүдә, шулай ук 5 муниципаль район составына керүче җирлекләрнең чикләрен үзгәртүдә хокукый ярдәм күрсәтелде.
Муниципаль дәрәҗәдә федераль һәм республика законнарын тормышка ашыру максатларында җирле үзидарә органнарына консультация һәм методик ярдәм күрсәтелә, типик (үрнәк) актлар эшләнә, Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертелгән актларга хокукый экспертиза ясала, җирле үзидарә органнары актларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча өйрәтү семинарлары оештырыла.
Муниципаль берәмлекләргә аларның милек мәнфәгатьләрен судта яклауда ярдәм күрсәтү кысаларында, министрлык, прокуратура, ТР Арбитраж Суды белгечләрен җәлеп итеп, укыту семинарлары үткәрелде.
Министрлык муниципаль районнар һәм шәһәр округларының административ комиссияләрен төзү һәм эшчәнлеген оештыру буенча вәкаләтләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлешен контрольдә тотуны гамәлгә ашыра.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре эшчәнлеген камилләштерү буенча да зур эш башкарылган.
Хисапта шулай ук халыкны хокукый агарту һәм республика гражданнарына юридик ярдәм күрсәтү буенча да актив эш эшләнгәнлеге билгеләп үтелә. Ул читтәге муниципаль районнарда яшәүче гражданнарны видео аша кабул итү һәм Россия Юристлар ассоциациясенең консультация төркемнәре урыннарга чыгып та башкарылган.

Комитет утырышында шулай ук Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяровның “Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры рутында”2009 елның 9 февралендәге 14-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үтәлеше барышы хакында” доклады тыңланды.
Ел саен регистрны формалаштыру һәм алып бару буенча эшләнгән анализ күрсәтүенчә, регистрга кертелгән актлар саны арта. 2014 елның мартына муниципаль норматив хокукый актлар саны 49 меңгә җиткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International