Сарман муниципаль районына бару

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

2014 елның 10 июнендә муниципаль районнарга барулар графигы нигезендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары  М.М.Ибәтов һәм министрлык белгечләре җирле үзидарә органнарына комплекслы методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү өчен Сарман муниципаль районына бардылар

Районда булганда район җитәкчелеге, шулай ук Сарман муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратының җаваплы хезмәткәрләре катнашында эшче киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә муниципаль норматив хокукый актларны кабул итүгә һәм Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрына урнаштыру өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрүгә кагылышлы мәсьәләләр, аларны рәсми бастырып чыгаруга (халыкка җиткерүгә) бәйле мәсьәләләр һәм җирле әһәмияттәге бүтән актуаль мәсьәләләр каралды. М.М.Ибәтов җирле үзидарә органнары турында законнардагы яңалыклар турында җентекләп сөйләде

Гражданнарны күчмә кабул итүләрнең расланган графигы нигезендә  Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов   Сарман муниципаль районы гражданнарын шәхсән кабул итте.  Кабул итү барышында торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен бурычларны эзләтеп алу, үз-үзеңә салым салу тәртибендә билгеләнгән акчаларны түләмәгән өчен җаваплылык, балигъ булмаганнарның хокукларын яклау, полиция хезмәткәрләренең гамәлләренә шикаять белдерү мәсьәләләре һәм башка мәсьәләләр буенча 10 граждан мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да гражданнарга законнар нигезендә җентекле аңлатмалар бирелде.   
Моннан тыш, җирле үзидарә органнарына “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының җирле үзидарә органнарының һәм аларның вазыйфаи затларының милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге вәкаләтләрен билгеләү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”  22.10.2013 №284-ФЗ  Федераль законны гамәлгә ашыру, шулай ук уставка, муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә, муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи регламентларына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча ярдәм күрсәтелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International