2014 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы уздырылды, анда «Аксубай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Әтнә муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законнары проектлары каралды.
Әлеге законнар проектларын Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов тәкъдим итте, ул үзенең нотыгында муниципаль районнар һәм алар составына керүче җирлекләрнең чикләре тасвирламаларын төгәлләштерү максатларында башкарылган эш турында сөйләде. Чикләр тасвирламаларын төгәлләштерү зарурлыгы муниципаль берәмлекләр чикләренең картографик тасвирламалары буенча җир корылышы эшләрен уздыру нәтиҗәсендә килеп туды, бу эшкә, “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законнң 85 статьясындагы 3 өлешендә билгеләнгән таләпәрне үтәү йөзеннән, карталар (планнар) әзерләү керде.