Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

2014 елның 8 июлендә Ш.Ш.Яһудин рәислегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы уздырылды. Көн тәртибенә “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында”  №  654-4 Татарстан Республикасы законы проекты кертелгән иде.

Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашты. Закон проекты нигезендә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүче җирле үзидарә органнарының вәкаләтле вазыйфаи затлары исемлеген билгеләү күз алдында тотыла.  

Әлеге закон проекты Комитет тарафыннан хупланды һәм дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле өченче утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим ителде. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан хупланды һәм тулаем кабул ителде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International