Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухованың Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында катнашуы турында

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

2014  елның 8 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булып узды, аның эшендә  Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова катнашты.

Комитет утырышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан эшләнгән “Аерым муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен үзгәртү һәм “Лаеш муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы  муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы законы проекты буенча фикер алышынды. 

Әлеге закон проекты Лаеш муниципаль районының Зур Кабан, Матюшино, Орел һәм Столбище авыл җирлекләре чикләрен үзгәртүне, шулай ук Лаеш муниципаль районының һәм аның составына керүче муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләре тасвирламасын төгәлләштерүне күз алдында тота. Җирлекләрнең чикләрен үзгәртү халыкара һәм Россия бизнесын үстерү,  «СМАРТ Сити Казан» халыкара инвестицион технополисының фәнни-мәгариф һәм эшлекле активлыгын үстерү өчен яңа инвестицион мәйданчык булдыруны күз алдында тота. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты закон проектын хуплады һәм беренче һәм өченче укылышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына тәкъдим итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International