2014 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор каршындагы киңәшмә эшендә катнашты. Киңәшмәдә каралган мәсьәләләрнең берсе – җирле үзидарә турындагы региональ законнарны федераль законнарга туры китерү эшен җайга салу. Бу мәсьәлә Россия Федерацияседә җирле үзидарәне реформалаштыруга юнәлгән “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 26.3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Россия Федерациясендә җирле үзидарәнең гомуми принциплары турында” 23.06.2014 № 165-ФЗ Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 2014 елның 27 маендагы федераль законнарны кабул итүгә бәйле рәвештә актуальләште.
Әлеге федераль законнарны гамәлгә ашыру “Җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына һәм Татарстан Республикасының җирле үзидарә өлкәсендәге башка законнарына да үзгәрешләр кертүне таләп иткәнгә күрә, киңәшмәдә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының тиешле закон проектларын әзерләү буенча бергәләп эшләү рәвешләре һәм юнәлешләре буенча фикер алышынды.