“Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында” 2006 елның 4 маендагы № 34-ТРЗ Татарстан Республикасы Законын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.07.2014 № 512 карары белән “2015 – 2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы расланды.
Дәүләт программасы башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, җәмәгать берләшмәләре, оешмалар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган, Татарстан Республикасында коррупцияне профилактикалауга юнәлдерелгән, хокукый, мәгариф, тәрбия, оештыру һәм бүтән чараларны килештерелгән килеш куллануны тәэмин итүче комплекслы чаралар системасыннан гыйбарәт.
Дәүләт программасы кушымтасына дәүләт программасының максатларына ирешү өчен хәл ителешләрен таләп итүче бурычлар нигезендә төркемнәргә берләштерелгән төп чаралар исемлеге кертелгән.
Дәүләт программасы, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, җәмәгать берләшмәләре, оешмалар тарафыннан кертелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.02.2014 № 315-р күрсәтмәсе нигезендә төзелгән эш төркеме тарафыннан әзерләнгән. Аны зәерләгәндә шулай ук коррупциягә каршы шундый ук республика программаларын әзерләү һәм гамәлгә ашыру тәҗрибәсе файдаланылган.
Дәүләт программасы Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 11 апрелендәге № 226 Указы белән расланган 2014 – 2015 елларга Коррупциягә каршы милли план, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 14 маендагы № 816-р күрсәтмәсе белән расланган 2014 – 2016 елларга Коррупциягә каршы белем бирү программасы таләпләрен исәпкә алып әзерләнгән.
Әлеге программа чаралары алты ел буена Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән башкарылачак дип күз аллана.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.07.2014 № 512 карарының 4, 5 пунктлары нигезендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнары 2015 елның 1 февраленә кадәр 2015 – 2020 елларга коррупциягә каршы ведомство, муниципаль программалар әзерләргә һәм расларга тиеш.
Дәүләт программасы белән безнең сайтның “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә танышырга мөмкин.