Ташландык транспорт чаралары белән эшләү турында

2014 елның 23 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы муниципаль районнарында ташландык, хуҗасыз транспорт чараларын ачыклау, исәпкә алу, күчерү, саклау, утильләштерү мәсьәләләрен җайга салучы муниципаль норматив хокукый актлар кабул итү мәсьәләсе буенча мәгълүмат җыелмасын туплады.

Бүгенге көнгә ташландык, хуҗасыз транспорт чараларын ачыклау, исәпкә алу, күчерү, саклау утильләштерү мәсьәләләрен җайга салучы муниципаль норматив хокукый актлар Татарстан Республикасының 35 муниципаль районында һәм Казан шәһәрендә кабул ителгән, җирлекләр территорияләрен ташландык, хуҗасыз транспорт чараларыннан арындыру чараларын күз алдында тота торган муниципаль норматив хокукый актларга үзгәрешләр Татарстан Республикасының 27 муниципаль районында һәм шәһәр округында кертелгән.

Министрлык шушы өлкәдә барлыкка килгән мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтә һәм муниципаль берәмлекләрдән кергән мәгълүматны гомумиләштерә һәм анализлый.
Ташландык транспорт чаралары белән эшләү мәсьәләсе буенча якынча муниципаль норматив хокукый актлар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтында “Җирле үзидарә” бүлегенең “Җирле үзидарә органнарының якынча норматив хокукый актлары” бүлекчәсендә урнаштырылгын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International