2014 елның 22 һәм 24 июлендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасының «2014 елга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” ярдәмче программасы чараларын үтәүләре буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында һәм Балтач муниципаль районында планлы тикшерүләр уздырылды.
Тикшерүләр барышында Татарстан Республикасы икътисад министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең, коррупциягә каршы көрәш буенча Балтач муниципаль районы Башлыгы каршындагы советның, хезмәттәге тәртипкә һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салуга карата таләпләрне үтәү комиссияләренең эшләү мәсьәләләре каралды, ведомство һәм муниципаль коррупциягә каршы программалар, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, шулай ук башка программ чаралар үтәлеше өйрәнелде.
“Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының рәсми сайтларындагы бүлекләрен урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.04.2013 № 225 карары нигезендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Балтач муниципаль районының рәсми сайтларының “Коррупциягә каршы тору” бүлекләренең әлеге таләпләргә туры килү-килмәү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.
Тикшерүләрнең башлангыч йомгаклары һәм коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшне камилләштерү буенча гомуми рекомендацияләр коррупциягә каршы эш буенча җаваплы хезмәткәрләр катнашында уздырылган киңәшмәләрдә каралды.