Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестация комиссиясе утырышы

2014 елның 25 июле, җомга

2014 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында класслы чин бирүгә һәм дәүләт граждан хезмәтенең биләнүче вазыйфасына туры килүгә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестация комиссиясе утырышы уздырылды.
Имтиханны Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 1 дәүләт граждан хезмәткәре бирде. Имтихан граждан хезмәткәренең белемнәрен, күнекмәләрен һәм гыйлемнәрен (профессиональ дәрәҗәсен) бәяләү максатларында телдән уздырылды.
Имтихан тотучы квалификация имтиханын бирде һәм Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендәге аттестация комиссиясе карары белән үз вазыйфасына туры килә торган класслы чин бирүгә тәкъдим ителде.
Шулай ук комиссия утырышында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 2 нче разрядлы белгеченең, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппартының 2 нче разрадлы өлкән белгече – канцелярия мөдиренең, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаренең һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультатының үзе биләгән дәүләт граждан хезмәтенә туры килү-килмәү мәсьәләсе каралды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалын, шәхси сыйфатларын, әзерлек дәрәҗәсен һәм һөнәри мөмкинлекләрен ачыклауга юнәлә. Аттестациянең төп максаты – конкрет кешенең биләүче вазыйфасына туры килү-килмәвен билгеләү.
Аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 10 дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.
Тавыш бирү йомгаклары, комиссия карары белән 10 хезмәткәр дә үз вазыйфаларына туры килә дип билгеләнде.
Комиссия эшендә, бәйсез экспертлар буларак, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының Конституциячел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры Ә.Г.Гатауллин, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Аппараты җитәкчесе М.Х.Вафин, дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International