Чаллы шәһәре җәмәгать судьяларының эшчәнлеген оештыру мәсьәләләрен өйрәнү

2014 елның 29 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эш планы буенча, җәмәгать судьялары эшчәнлегенең ни дәрәҗәдә оешканлыгын өйрәнү максатыннан, архив эшчәнлеге һәм эш башкару өлкәсендә методик һәм практик ярдәм күрсәтү йөзеннән, шулай ук җәмәгать судьялары аппаратына кагылган башка мәсьәләләр буенча, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге белгечләре 21 июльдән 25 июльгә кадәр Чаллы шәһәренең 15-17, 20-24 номерлы участокларында булып, җәмәгать судьялары аппаратында эш алып бардылар.

Эш барышында 2013 ел буенча җәмәгать судьяларының төп күрсәткечләре, суд эшләре барышы культурасы, хөкем итү шартлары, суд залының һәм фикер алышу бүлмәләренең, җәмәгать судьяларының эш бүлмәләре, конвой, кулга алынучылар, суд приставлары өчен тукталу урыннарының тиешле җиһазлар белән тәэмин ителеше; гражданнарның хокуклары бозылган очракта аларның судка мөрәҗәгать итүе өчен шартлар булдыру, җәмәгать судьяларының гражданнары кабул итүен оештыру, гражданнарга суд эшенең каралу вакыты һәм урыны турында мәгълүмат бирү, гражданнарның тәкъдимнәрен, гаризаларын һәм зарларын карау; эш кәгазьләре тәртибе, суд участокларында эш барышы Инструкциясенең үтәлеше, архив эшчәнлеген оештыру, җәмәгать судьясының архив эшчәнлеген оештыру Инструкциясенең үтәлеше, суд участогы белгечләренең тәртибе нигезләрен өйрәнү: суд участогы белгечләренең хезмәт регламенты буенча белеме, суд аппараты хезмәткәрләре өчен булган кагыйдәләрнең үтәлеше; суд эшчәнлегенең мәгълүмати-хокукый яктан һәм заманча программа чаралары белән тәэмин ителеше; суд участогының, җәмәгать судьясының һәм процесска катнашучыларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре өйрәнелде.

Аппаратның эшчәнлеген һәм оештыру эшләрен өйрәнеп, җитешсезлекләрне бетерү һәм эшне камилләштерү буенча киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International