Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратында вакантлы вазыйфалар өчен конкурс нәтиҗәләре

2014 елның 1 августы, җомга

2014 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәтенең 2нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия җитәкчесе, суд утырышы секретаре һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфалары өчен конкурс үткәрелде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, түбәндәге дәгъва кылучылар конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышына ия булып, җиңүче дип танылдылар:

Гыйләҗетдинова Елена Вячеславовна, 2нче разрядлы өлкән белгеч – Казан шәһәре Вахитов районы буенча 4нче суд участогы җәмәгать судьялары аппаратының канцелярия җитәкчесе;

Кушнер Татьяна Ивановна, Казан шәһәре Вахитов районы буенча 3нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты;

Завьялова Алеся Анатольевна, Казан шәһәре Вахитов районы буенча 4нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты;

Сухорукова Дарья Валерьевна, 2нче разрядлы өлкән белгеч – Казан шәһәре Авиатөзелеш районы буенча җәмәгать судьялары аппаратының канцелярия җитәкчесе;

Хәбибуллин Динар Айратович, 2нче разрядлы өлкән белгеч – Казан шәһәре Авиатөзелеш районы буенча 3нче суд участогы җәмәгать судьялары аппаратының канцелярия җитәкчесе;

Зарипова Азалия Равилевна, Казан шәһәре Яңа Савин районының 2нче суд участогы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре;

Гарипова Эльмира Ринатовна, 2нче разрядлы өлкән белгеч – Казан шәһәре Киров районы буенча 5нче суд участогы җәмәгать судьялары аппаратының канцелярия җитәкчесе.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак комиссия утырышында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының Иҗтимагай совет рәисе, Казан (Идел буе) Федераль универститетының конституцион хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин, “Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге аппараты җитәкчесе М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы дәүләт гражданнар хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International