Азнакай муниципаль районына бару

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

2014 елның 6 августында республиканың муниципаль районнарына барулар буенча расланган график нигезендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм министрлык белгечләре җирле үзидарә органнарына консультацион –методик ярдәм һәм гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатларында Азнакай муниципаль районына бардылар.

М.М.Ибәтов гражданнарга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, алиментлар эзләтеп алу, пенсия белән тәэмин итү, җир кишәрлекләре бирү, коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен акча күчерү мәсьәләләре буенча, шулай ук гражданнарга хезмәт күрсәтүләр буенча ТКХ өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар эшенең нәтиҗәлелеге мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматның һәркем өчен мөмкин булуын норматив тәэмин итүгә һәм гомуми милектәге авыл хуҗалыгы җирләре составыннан булган таләп ителмәгән җир кишәрлекләренә карата район муниципалитетларының милекчелек хокукын тануга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышынды.

Районда булганда министрлык хезмәткәрләре тарафыннан җирле үзидарә органнары эшчәнлеген, шул исәптән милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге эшчәнлеген, оештыру мәсьәләләре буенча муниципаль норматив хокукый актлар, аларның рәсми бастырып чыгарылулары (халыкка җиткерелүләре) өйрәнелде. Кайбер норматив хокукый актларга федераль законнарга кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International