2014 елның 7 августында «Главтатдортранс» ДКУдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов кушуы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, “Юл хәрәкәте иминлеге ДБУ һәм “Татавтодор” ААҖ катнашында Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүгә бәйле мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә автомобиль юлларын ремонтлаучы подряд оешмаларының җир кишәрлекләре милекчеләренә китерелгән зыянны түләттерү чыгымнарын минимальләштерү, шулай ук юл буе полосаларының чикләрен билгеләү турында карар кабул итәргә вәкаләтле Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарын билгеләү мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Киңәшмәдә, аерым алганда, Автомобиль юлларына капиталь ремонт ясау, ремонт ясау һәм аларны карап тоту эшләренең Россия Транспорт министрлыгының 16.11.2012 №402 боерыгы белән расланган классификациясенә үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдим белән Россия Федерациясе Транспорт министрлыгына мөрәҗәгать итүнең максатка ярашлы булуы танылды.