Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә хокук бозулар өчен административ җаваплылык билгеләү турындагы Татарстан Республикасы законы проекты буенча фикер алышу

2014 елның 8 августы, җомга

2014 елның 7 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары А.Д.Шәмсиева, Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының тармак бүлекләре вәкилләре катнашында эшче киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә хокук бозулар өчен административ җаваплылык кертүнең проблемалы мәсьәләләре һәм Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү каралды.

Киңәшмәдә катнашучылар шушы өлкәдә административ хокук бозулар турындагы беркетмәләр төзергә вәкаләтле Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарын билгеләү өлешендә, административ хокук бозулар турында материалларны рәсмиләштерүнең процедура мәсьәләләре буенча уртак фикергә килделәр. Киңәшмәдә Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә административ җаваплылык билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында закон проектының төп нигезләмәләре буенча принципиаль позицияләр эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International