2014 елның 8 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы видеоконференция режимында 2014 елның II кварталы йомгаклары буенча республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының административ комиссияләре һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфа затлары эшчәнлеген җирле үзидарә органнары тарафыннан оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәләре турындагы нотык белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов чыгыш ясады. Нотыкта аерым районнар эшендәге уңай һәм тискәре яклар чагылдырылды.
Чыгышта беркетмәләр төзү буенча вәкаләтле затлар эшчәнлегенең күрсәткечләре түбән булган муниципаль районнарга игътибар юнәлдерелде, элегрәк салынган административ штрафларны эзләтеп алу эшенең торышына һәм шушы юнәлештә суд приставлары белән хезмәттәшлеккә анализ ясалды.
Киңәшмә барышында юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Питрәч, Сарман, Ютазы һәм Нурлат районнары вәкилләре белән тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге түбән булу сәбәпләре буенча фикер алышты.
Киңәшмәдә административ комиссияләрнең суд приставлары белән хезмәттәшлеген яхшырту тәкъдимнәре белән Татарстан Республикасы буенча ФСПХИнең үтәтү эшләрен алып бару бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.Ф.Залаков чыгыш ясады.