2014 елның 11 августында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә дәгъва кылган гражданнар өчен законнарны белүләренә һәм кирәкле гыйлемнәр дәрәҗәсен бәяләүгә карата тестлар әзерләү буенча эш төркеме утырышы уздырылды.
Әлеге тестларны әзерләү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 22 ноябрендәге № 910 карары белән расланган “2014-2016 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасында каралган чараларны гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.
Тестларның эчтәлек өлешен формалаштыру белән эш төркеме шөгыльләнә, аңа Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты вәкилләре керәтелгән. Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә дәгъва кылган гражданнар өчен мәҗбүри тестлаштыруны кертү кадрлар белән эшләүдә алдынгы технологияләрне кертү процессының состав өлеше булып тора һәм тестлаштырылучыларның белемнәрен һәм идарәчел тәҗрибәсен объектив бәяләргә ярдәм итә.