“2014 елга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” ярдәмче программасы чаралары үтәлешенә планлы тикшерүләр уздырылды

2014 елның 13 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат –аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә һәм Яңа Чишмә муниципаль районында “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасының “2014 елга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” ярдәмче программасы чаралары үтәлешенә планлы тикшерүләр уздырдылар.

Тикшерү барышында коррупциягә каршы көрәш комиссияләренең, хезмәттәге тәртип һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләренең эшләүләре, норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру, шулай ук башка программ чараларны үтәүнең барышы мәсьәләләре каралды.

“Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының рәсми сайтларындагы коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре бүлекләрен урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.04.2013 № 225 карары нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең һәм Яңа Чишмә муниципаль районының рәсми сайтдарындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлекләренең әлеге таләпләргә туры килү-килмәвенә аерым игътибар бирелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә тикшерүләрнең башлангыч йомгаклары һәм коррупциягә каршы эшне камилләштерү буенча гомуми рекомендацияләр ведомство башлыгы урынбасары Р.А.Шәйхетдинова һәм хокук һәм кадрлар эше бүлеге башлыгы В.Г.Миңнеәхмәтова катнашында каралды.

Яңа Чишмә районы җирле үзидарә органнарында тикшерүләр нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе И.Х.Фәйзуллин, шулай ук районда коррупциягә каршы чаралар өчен җаваплы затлар белән фикер алышынды.

Министрлык белгечләре шулай ук җирле үзидарә органнарын оештыру һәм аларның эшчәнлеге мәсьәләләре буенча муниципаль норматив хокукый актларын, шулай ук аларны бастырып чыгару (халыкка җиткерү), шул исәптән җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматның һәркем өчен мөмкин булуын өйрәнделәре.
Татарстан Республикасы Муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен кабул ителгән муниципаль норматив хокукый актларны җибәрү эшен активлаштырырга тәкъдим ителде.

Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә Федераль закон белән җирле үзидарә органнарының һәм аларның вазыйфаи затларының вәкаләтләрен һәм җаваплылыгын билгеләү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертүгә бәйле рәвештә җирле үзидарә органнарына уставларына һәм муниципаль хезмәтне җайга сала торган норматив хокукый актларына, шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи регламентларына тиешле үзгәрешләр кертү тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International