2014 елның 13 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре өчен «Документлар әйләнеше» темасына укыту уздырылды.
Электрон документлар әйләнеше системасындагы яңалыкларга, аерым алганда, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм күрсәтмәләре проектларын ведомствоара килештерүгә аерым игътибар бирелде.
Укуны лектор Наумова Юлия Геннадьевна –«Документооборот» ҖЧҖ системасы менеджеры уздырды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы электрон документлар әйләнешенә 2006 елның июленнән тоташтырылган. Башта керүче документацияне кәгазьдән башка теркәүгә күчеш гамәлгә ашырылды. Хәзерге вакытта электрон документлар әйләнеше системасына барлык керүче һәм чыгучы корреспонденция, министрлыкның оештыру-күрсәтмә эчке документациясе кертелә.