2014 елның 15 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы уздырылды, аны Татарстан Республикасы юстиция министрның беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.
Эксперт советы утырышында 11 закон проекты каралды:
1. “2015 елга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәркемгә мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә финанс чыгымнары нормативларын раслау турында” (Эксперт советы тарафыннан искәрмә белән хупланды);
2. “2015 елга Татарстан Республикасында муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алу хокукларын гамәлгә ашыру дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында” (Эксперт советы тарафыннан хупланды);
3. “Теләче муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” (Эксперт советы тарафыннан искәрмә белән хупланды);
4. «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” (Эксперт советы тарафыннан хупланды);
5. «Татарстан Республикасында иҗтимагый контроль турында” (эшләп бетерергә җибәрелде);
6. “Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында” Татарстан Республикасы Законының 9 статьясындагы җиденче абзацының үз көчен югалтуын тану хакында” (Эксперт советы тарафыннан хупланды);
7. “Чүпрәле муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” (Эксперт советы тарафыннан хупланды);
8. “Зеленодольск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” (Эксперт советы тарафыннан хупланды);
9. “Нурлат муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” (Эксперт советы тарафыннан искәрмә белән хупланды);
10. “Чистай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” (Эксперт советы тарафыннан искәрмә белән хупланды);
11. “Балык Бистәсе6 муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” (Эксперт советы тарафыннан хупланды).
Эксперт советы тарафыннан хупланылган закон проектлары Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетыты каравына җибәреләчәк.