Җирле үзидарәне реформалау мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышы турында

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

2014 елның 26 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш.Х.Гаффаров рәислегендә Татарстан Республикасында җирле үзидарәне реформалау мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышы уздырылыды. Эш төркеме составына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларлары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, республика башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты хокук идарәләренең җитәкчеләре, Казан шәһәр Думасы һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре керә.

Татарстан Республикасы юстиция министры, эш төркеме рәисе урынбасары Л.Ю. Глухова киңәшмәдә катнашучыларга “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның төп принциплары турында” Федераль законга кертелгән төп үзгәрешләр турында сөйләде, әлеге үзгәрешләрне гамәлгә ашыру Татарстан Республикасының җирле үзидарә турындагы законнарына да үзгәрешләр кертүне таләп итә: шәһәр округларында ике баскычлы җирле үзидарә моделен кертүне, авыл җирлекләренең җирле әһәмияттәге мәсьәләләре исемлеген билгеләүне һәм дәүләт хакимияте органнары белән җирле үзидарә органнары арасында вәкаләтләр бүлешүне. Эш төркеме әгъзаларына “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты тәкъдим ителде.

Шәһәр округларында ике баскычлы җирле үзидарә моделен кертү, ягъни шәһәр округы территориясендә мөстәкыйль муниципаль берәмлекләр булдыру мәсьәләсе буенча эш төркеме әгъзалары Казан һәм Чаллы шәһәрләрен реформалауның вакытыннан алда кузгатылуы турында уртак фикергә килделәр.

Авыл җирлекләренең җирле әһәмияттәге мәсьәләләре исемлегенә тиешле үзгәрешләр кертү “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның төп принциплары турында” Федераль закон нормаларыннан килеп чыга, аның буенча авыл җирлекләренең һәм шәһәр округларының җирле әһәмияттәге мәсьәләләре исемлеге мөстәкыйль өлешләргә бүленә. Федераль закон белән авыл җирлекләренең җирле әһәмияттәге мәсьәләләренең мәҗбүри минимумы урнаштырыла, ул Россия Федерациясе субъекты законы белән шәһәр җирлегенең җирле әһәмияттәге мәсьәләләре исәбенә киңәйтелергә мөмкин. Авыл җирлекләренең җирле әһәмияттәге мәсьәләләрен хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыру шушы җирлекләрнең финанс һәм оештыру мөмкинлекләренә бәйле булганга күрә, эш төркеме әгъзалары “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Дәүләт хакимияте органнары белән җирле үзидарә органнары арасында вәкаләтләр бүлешү өлешендә эш төркемендә катнашучылар тапшырылган вәкаләтләрне финанс белән тәэмин итүгә кагылышлы үзгәрешләр Россия Федерациясе Бюджет кодексына кертелгәннән соң катгый карар кабул итәргә кирәк дигән йомгак ясадылар.

“Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты концепциясе эш төркеме әгъзалары тарафыннан хупланды. Шуның белән бергә закон проектын эшләү конкрет искәрмәләрне исәпкә алып дәвам иттереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International