«Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында” 2013 елның 28 декабрендәге № 442-ФЗ Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

2014 елның 27 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында” 2013 елның 28 декабрендәге № 442-ФЗ Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында кабул ителергә тиешле Татарстан Республикасы законнары проектларын һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларын эшләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды, анда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин катнашты.

«Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында” 2013 елның 28 декабрендәге № 442-ФЗ Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге мәсьәләләрне җайга салу турында” Татарстан Республикасы законы проекты әзерләнгән иде.

Закон проекты белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге вәкаләтләре билгеләнә, Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү оешмалар хезмәткәрләренә социаль ярдәм чаралары урнаштырыла, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә тикшереп торуны һәм финанслауны оештыру мәсьәләләре һәм социаль хезмәт күрсәтү шартлары регламентлана.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасында гражданнарга Татарстан Республикасы законы проекты белән каралган социаль ярдәм чараларын финанс белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International