2014 елның 28 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында норматив хокукый актларны теркәү һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәүче консультанты һәм хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәүче киңәшчесе дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс уздырылды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын түбәндәге дәгъвачылар җыйды:
Хәкимова Алсу Вазыйх кызы, норматив хокукый актларны теркәү һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәүче консультанты;
Хәсәнова Камилла Радик кызы, хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәүче киңәшчесе.
Шулай ук тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Рәхмәтуллина Алсу Мидхәт кызы, Хөснуллина Роза Шәфәгать кызы, Мурадымова Лилия Викторовна вазыйфаларның әйдәүче төркеме дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар резервына кертелде.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцичел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры Ә.Г.Гатауллин һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин катнашты.