Эксперт советы утырышы

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
2014 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы уздырылды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды. 
Эксперт советы утырышында 4 закон проекты каралды : 
1. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында». Карау нәтиҗәләре буенча Эксперт советы әгъзалары фикерен исәпкә алып, закон проектын эшләп бетерү һәм кабат килештерүгә җибәрү турында карар кабул ителде.  
2. «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында. Закон проекты хупланды һәм юридик-техник төзәтүләрдән соң кабат килештерүгә җибәреләчәк . 
3.« 2015 елга Татарстан Республикасында муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алу хокукларын гамәлгә ашыру дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» (Эксперт советы тарафыннан хупланды). 
4. «2015 елга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында һәркемгә мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» (Эксперт советы тарафыннан хупланды). 
Эксперт советы тарафыннан хупланган закон проектларын Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты караячак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International