2014 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкиле катнашында киңәшмә уздырылды, анда республика башкарма хакимияте органнары актларын дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Прокуратурасы тарафыннан уздырылган мониторинг барышында дәүләт теркәвенә үз вакытында тапшырылмаган актлар ачыкланган. Әлеге актлар хәзерге вакытта республика башкарма хакимияте органнарына дәүләт теркәвенә алу өчен җибәрелә.
Киңәшмәдә катнашучылар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт теркәве узмаган норматив хокукый актларны куллануны булдырмау максатларында, республика башкарма хакимияте органнары хокукый актларының норматив характерын билгеләү өчен критерийлар әзерләү турында уртак фикергә килделәр.