Татарстан Республикасында медиаторлар эшчәнлеген җайга салу Советы утырышы

2014 елның 19 сентябре, җомга

2014 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасында медиаторлар эшчәнлеген җайга салу Советы утырышы уздырылды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова рәислек итте. Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин; Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Ф.Ш.Мусин; Татарстан Республикасы Арбитраж суды судьясы Л.В.Андриянова; Казан шәһәренең Совет районы суды рәисе Р.Г.Габдуллин; Казан (Идел буе) федераль университетының Өзлексез белем институтының Медиация, конфликтларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәге мөдире О.В.Маврин; Икътисад, идарә һәм хокук институты юридик хезмәте башлыгы, Идел буе хокук куллану үзәге директоры Н.В.Бабкин; «Квалификация арттыру региональ агентлыгы» өстәмә һөнәри белем һәм сертификация үзәге» АКБО җитәкчесе – «Медиация һәм хокук» фәнни-методик үзәге фәнни консультанты Г.А.Хомяков; Иминият медиациясе үзәге директоры М.С.Дәүләтшин; Идел буе медиаторлары лигасы башкарма директоры В.А.Филаретов, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре катнашты.

Совет утырышында Казан (Идел буе) федераль университетының Өзлексез белем институтының Медиация, конфликтларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәгенең килештерү процедураларын гамәлгә кертү тәҗрибәсе, иминият өлкәсендә Иминият медиациясе үзәге тарафыннан конфликтларны җайга салу тәҗрибәсе мәсьәләләре, иминият эшләре буенча якларны килештергәндә медиация процедураларын гамәлгә кертү проблемалары, Татарстан Республикасы Арбитраж судында “Килештерү бүлмәсе” эше, Совет эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

Татарстан Республикасында килештерү процедураларын гамәлгә кертү эшен дәвам итү буенча, Совет әгъзалары һәм чакырылганнар арасында фикер алышынды, шуның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында медиаторлар эшчәнлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләнде.

Мондый тәкъдимнәрнең берсе – бәйсез зат-медиатор катнашында бәхәсләрне җайга салуның альтернатив процедурасын гамәлгә кертүнең уңай тәҗрибәсе булган Россия Федерациясе субъектлары (Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Воронеж) видеоэлемтә режимында түгәрәк өстәл уздыру мөмкинлеген карау. Түгәрәк өстәл кысаларында катнашучылар бу өлкәдәге уңай тәҗрибә белән уртаклаша алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International