2014 елның 19 сентябрендә, «Экстремизму – Нет!» айлыгын уздыру чаралары планының 19 нчы пунктын үтәү йөзеннән, юридик хезмәтләр хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең терроризмга каршы комиссияләре секретарьлары өчен экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен буенча укусеминары уздырылды.
Видеоконференцэлемтә режимында уздырылучы семинарны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов алып барды һәм экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәш өлкәсендәге законнар турында нотык белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Президентының Эчке мәсьәләләр буенча департаментының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсенең дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире урынбасары И.Ш.Галиев үзенең нотыгында экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау өлкәсендәге мәсьәләләргә җентекләп тукталды, болар быел Татарстан Республикасы Иминлек Советы тарафыннан берничә мәртәбә каралган иде инде.
Татарстан Республикасы Прокуратурасының федераль иминлек, милләтара мөнәсәбәтләр, экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек бүлеге башлыгы И.К.Исмәгыйлев милләтара мөнәсәбәтләр турындагы законнарны үтәү турында чыгыш ясады. Аның чыгышында федераль законнар таләпләрен тиешенчә үтәмәгән кайбер муниципаль берәмлекләр адресына тәнкыйть сүзләре җиткерде.
Республика муниципаль берәмлекләрендәге иҗтимагый оешмаларның хакимият органнары һәм хокук саклау структуралары белән үзара хезмәттәшлеге турында Татарстан халыклары ассамблеясенең Совет рәисе урынбасары, Башкарма комитеты җитәкчесе Н.М.Владимиров сөйләде.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәш үзәге бүлеге башлыгы полиция капитаны С.С.Симонов үз чыгышында яшьләр экстремизмы һәм экстремизмга каршы көрәшнең хокукый нигезләре турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге турында этникара мөнәсәбәтләрне камилләштерү һәм милли экстремизмны профилактикалау бүлеге башлыгы Н.В.Мясникова, Халыклар дуслыгы йортының милли-мәдәни берләшмәләр белән эшләү, милли-массакүләм һәм күргәзмә эше буенча директор урынбасары сөйләде.
Ике сәгатьлек семинар азагында М.М.Ибәтов семинарда каралган мәсьәләләрнең актуальлеген билгеләп үтте һәм җирле үзидарә органнарына әлеге законнарны гамәлгә ашыру эшенә активрак кушылырга тәкъдим итте.