Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында планлы тикшерү уздырылды

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе

2014 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында “2014 – 2020 елларга Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм коррупциягә каршы көрәш” дәүләт программасының “2014 елга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” ярдәмче программасы чараларының үтәлешен планлы тикшерделәр.

Тикшерү барышында Сарман муниципаль районы башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең, хезмәттәге тәртипкә карата таләпләр һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләрнең эшчәнлеге мәсьәләләре каралды, муниципаль коррупциягә каршы көрәш программасы өйрәнелде, норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза оештыру, шулай ук башка программа чараларын үтәүнең барышы мәсьәләләре тикшерелде.

«Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтларының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча бүлекләрен урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.04.2013 № 225 карары нигезендә Сарман муниципаль районының рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең эчтәлегенә һәм рәвешенә аерым игътибар бирелде.

Тикшерүнең башлангыч йомгаклары һәм коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге эшне камилләштерү буенча рекомендацияләр Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.Р. Гәрәева, муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Ф.А. Вәлиева, шулай ук коррупциягә каршы эш буенча җаваплы затлар катнашындагы киңәшмәдә каралды.

 

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International