2014 елның 29 сентябрендә Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырылды.
Чарада Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белгечләре, нотариус һәм адвокатлар катнашты.
Түләүсез юридик ярдәм сорап, 91 граждан мөрәҗәгать итте.
Сорауларның күбесе торак, җир, пенсия, мирас законнарына, шулай ук социаль тәэмин итүгә кагыла иде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә телдән хокукый консультация рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде, 11 гражданга язма рәвештә хокукый консультация бирелде, 2 граждан өчен хокукый характердагы документлар төзелде (гаризалар, шикаятьләр).
Чара кысаларында гражданнарның татар телендә түләүсез юридик ярдәм алу хокукы гамәлгә ашырылды – 6 гражданга тәрҗемәче хезмәтләре түләүсез күрсәтелде.
Судта үз мәнфәгатьләрен чагылдыруда мохтаҗ гражданнарны адвокатлар кирәкле документларны рәсмиләштерү өчен адвокатлар оешмаларына чакырдылар .